Кызларыбыз көрәшне сайлый!


Хәзерге ишек алдында 21 гасыр. Нәкъ менә бу вакытта ирекле көрәш нәфис шәхесләр арасында популярлык җыя. Ә бу вакытта көчле куыш волейбол, хоккей һәм футбол белән кызыксынганнар. Көрәш каты көч таләп итсә дә, безнең кызлар көчләләрдән булырга омтылганнар. Әлбәттә, бу күренеш гади. Менә үткән Татарстан беренчелегендә 25 кыз исәпләнде. Бар катнашушыларга күз салсак, бу сан 23 % тәшкил итә. Шул исәптән безнең татар кызлары Дагенстан кызларына караганда алгарак китте! Ә киләчәктә бу сан үсеп китәргә дә мөмкин. Менә өч ел элек, 6-8 яшьлек кызларның бәрелешләрен күрергә туры килде! Димәк, тиз арада, ләкин киләчәктә Татарстаннан Олимпия чемпионкасын күрергә ирешербез. Бу вакытны көтәсе генә бар. Без ышана гына алабыз!
Рәзил Кашапов

Хөрмәт итеп алдылар

Мамадыш-чемпион!
21-22 декабрь көнне Мамадыш шәҺәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Мамадышның инде республика ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Быелгы ярыш бик тә үзенчәлекле булды, чөнки бу бәйгене физкультура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәтчесенең, шулай ук, отличнигы Имамиев Илфат Кыямовичның 65 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышлар гадәттәгечә олимпия системасы буенча үткәрелде. Беренче көнне үлчәнү чаралары үтте, ә инде икенче көнне иң көчлеләрне ачыкладылар. Шул бер көн эчендә 15 үлчәү авырлыгында ике келәмдә көчләрен сынап җиңүчеләрне һәм призлы урында калган көрәшчеләрне ачыкладылар. Бу беренчелек сенсацияләргә дә бик бай булды, җинелүчеләр арасында җир җимертеп көрәшкән Светлана Липатова калган, тиешенчә яңа чемпионнар килеп чыкты. Танылган шәхесләрдән ул бе үзе булмады, аңардан башка чит илләрдә танылган спорт остазы, Ауропа чемпионкасы Исламова Лилия күренде һәм югары дәрәдә көрәшеп Түбән Камалар өчен 51 кг авырлыгында беренчелекне яулады. Сенсациядән башка егылып китәрлек яңалык ишетәсе булды. Ярыштан соң икенче көнне Хадиуллина Эндҗе кияүгә чыгасы иде, ләкин шуңа карамастан биш сантиметрлы тырнак белән дә көрәшергә чыкты.

Тулысы белән укырга

Мөнир Рахмаев: “Мине пеләш дип уйлаучылар да булды”


Кызларның яраткан җырчысы Мөнир Рахмаев КФУның журналистика бүлегендә укучы студентларның дәресендә кунак булып китте. Аралашкан вакытта гадилеге, ачык булуы, үзен ничек бар–шулай тотуы књплђребезнећ күңеленђ хуш килде. Дәрестә яңгыраган сорауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Тулысы белән укырга

Данир Сабиров - пародия остасы


Белешмә:
Туган көне: 1987 ел, 1 февраль.
Туган ягы: Азнакай районы.
Үзендәге иң яхшы сыйфат: аралашучан, гади. Эчендәгесе–тышында.
Казанда яраткан урыны: Туган ягы Азнакайга таба чыгып китү юлы.
Пародияче Данирны беренче тапкыр Ринат Мөслимовның иҗат кичәсендә күрдем. Сәхнәгә елмаеп килеп чыгуы булды, залда рәхәт бер дулкын йөгереп узды. Барысын да авызына каратып тота белә ул. Айдар Галимов белән Салават Фәтхетдиновка пародиясеннән бөтен зал шаркылап көлде. “Менә ичмасам талант бу егеттә!”, дип уйлап куйган идем шунда эчемнән генә.


Тулысы белән укырга

Татар егете Русияне җитәкләмәкче


2011нче елның соңгы айлары сәяси яктан гөрләп торды. Мин хәтта 4нче декабрьгә кадәрге һәм аннан соңгы тормыш дип, чорыбызны икегә аерып карар идем. Власть болай да үз кулыбызда, дип яшәгән, матбугат чараларын үз кубызына биеткән, кеше саны өчен теләсә кем белән шыплап тутырылган «Бердәм Русия» фиркасе сайлауларда җиңеп чыкты. Һәрвакыттагыча, монысы да, хәрәмләшүләр белән үтте. Әмма илне бер-берсенә кулдан кулга тапшыру белән шөгыльләнгән тандем, хакимияткә тагын Путинның килүен хәл иткәч, сәяси түземлек юкка чыкты.

Тулысы белән укырга

ЧӘЧКӘ hәм Ирек Гибадуллинның Татарстан буйлап концертлары!


Концертларда катнашалар:
ЧӘЧКӘ, яшь жырчы ИРЕК ГИБАДУЛЛИН, автор-башкаручы РУЗИЛЬ ВАЛИЕВ, РАМИЛЬ КАНИПОВ, «САЛАВАТ КУПЕРЕ» бию торкеме һәм башкалар.
25 январь — ТУГАШ,
27 — МОСЛИМ район узэге,
28 — ЧАЛПЫ (Азнакай р-ны),
29 — Әмәкәй (Мослим р-ны),
30 — ТАТ.БУЛӘР (Мослим р-ны),

3 февраль — ТЕЛЭЧЕ район узэге,
8 — АЗНАКАЙ (Рузиль Валиев концерты!!!)
9 — КУКМАРА район узэге,
10 — ӘТНӘ район узэге,
23 — БАЙЛАР САБАСЫ.