Мөнир Рахмаев: “Мине пеләш дип уйлаучылар да булды”


Кызларның яраткан җырчысы Мөнир Рахмаев КФУның журналистика бүлегендә укучы студентларның дәресендә кунак булып китте. Аралашкан вакытта гадилеге, ачык булуы, үзен ничек бар–шулай тотуы књплђребезнећ күңеленђ хуш килде. Дәрестә яңгыраган сорауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
–Мөнир, нигә син исемеңне “Мунир” дип русча әйтәсең?
–Мунир матуррак яңгырый кебек. Шулай дип әйткәннәре ошый. Дуслар да шулай эндәшә. Гаиләдә дә күбрәк русча аралашабыз. Мин татарча яхшы беләм. Ләкин сөйләшкәндә бөтен сүз дә тиз генә искә төшми. Шуңа русча әйтәм.
–Эшләпәләрең турында сөйлә әле…
–Татар эстрадасына килеп кергәнче ресторанда җырлый идем. Беренче эшләпәмне дђ шунда киеп чыктым. Хәзерге вакытта 19 эшләпәм бар. Гардероб гел яңарып тора. Киелмәгәннәрен җыеп барам. Аннары көя ашамасын өчен махсус сыекча сиптерәм. Килчәктә шулардан күргәзмә оештырырга исәбем бар. Эшләпәсез чыксам, сәхнәдә үземне уңайсыз хис итђм. Үз вакытында мине пеләш дип уйлаучылар да булды.
–Тђнкыйтьне ничек кабул итәсең?
–Ућай карыйм. Ул булырга тиеш. Аягың кәкре дип тә әйтәләр, алай исем китми.
–Биюләреңә репетиция ясыйсыңмы?
–Үзем генә чыгып җырлаганда, күңел ничек куша, шулай сикерәм, биим. Ә инде башка биючеләр дә булганда, әлбәттә, алар белән эшләргә, күнегүләрне кабатларга туры килә. Мин фонограммага җырлавымны яшермим. Берәү дә үз тавышы белән җырлаганда шулай сикереп, төрле хәрәкәтләр ясый алмаячак. Бу мөмкин эш түгел.

–Дуэт белән җырлау авыр түгелме?
–Ландыш Нигъмђтҗанова белән рәхәтләнеп эшлибез. Иркә белән авыррак. Характер ягынан…
–Булачак хатыныңныћ нинди сыйфатлары булуын телисећ?
–Иң беренче чиратта ул сәхнә кешесенең тормыш рәвешен кабул итәргә, аңа тыныч карарга, аңларга тиеш. Без бит гел халык арасында кайнашабыз, килеп кочаклап, үбеп тә китәләр. Бервакыт бер чыгышымнан соң, яныма өне киткән бер кыз килде. Калтырана бу… Алдыма тезләнми генә инде. Менә шундый күренешләр вакытында йөргән кызымның тынычлыкны саклый белүе–ул минем өчен бик зур нәрсә. Минем эшемне күп кызлар аңламый.
–Өйдә берәр эш башкарганда җырларга яратасыңмы?
–О-о, бөтен җирдә җырлыйм. Ашарга пешергәндә дә, душта да, хәтта…
–Нигә үз “сольный” концертыңны куймыйсың?
–Сәхнә телендә татарча матур, чиста итеп аралаша алмагач, ниндидер зур концертлар эшләргә алынмыйм. Концерт оештыру зур җаваплылык сорый.
–Начар гадәтләрең бармы?
–Эчмим-тартмыйм. Кечкенә чакта бер тапкыр гына тартып карадым да, бу минеке түгеллеген аңладым. Башка авызга капмадым. Бер начар гадђтем бар: љйдђ бђдрђф утын сњндерергђ онытам.
–Ә комплекслар?
–Элек борыным белән колагым зур кебек тоела иде. Хәзер комплексларым юк бугай.

Нәзилә ХУҖИНА

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: