Хөрмәт итеп алдылар

Мамадыш-чемпион!
21-22 декабрь көнне Мамадыш шәҺәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Мамадышның инде республика ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Быелгы ярыш бик тә үзенчәлекле булды, чөнки бу бәйгене физкультура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәтчесенең, шулай ук, отличнигы Имамиев Илфат Кыямовичның 65 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышлар гадәттәгечә олимпия системасы буенча үткәрелде. Беренче көнне үлчәнү чаралары үтте, ә инде икенче көнне иң көчлеләрне ачыкладылар. Шул бер көн эчендә 15 үлчәү авырлыгында ике келәмдә көчләрен сынап җиңүчеләрне һәм призлы урында калган көрәшчеләрне ачыкладылар. Бу беренчелек сенсацияләргә дә бик бай булды, җинелүчеләр арасында җир җимертеп көрәшкән Светлана Липатова калган, тиешенчә яңа чемпионнар килеп чыкты. Танылган шәхесләрдән ул бе үзе булмады, аңардан башка чит илләрдә танылган спорт остазы, Ауропа чемпионкасы Исламова Лилия күренде һәм югары дәрәдә көрәшеп Түбән Камалар өчен 51 кг авырлыгында беренчелекне яулады. Сенсациядән башка, егылып китәрлек яңалык ишетәсе булды. Ярыштан соң икенче көнне Хадиуллина Эндҗе кияүгә чыгасы иде, ләкин шуңа карамастан биш сантиметрлы тырнак белән дә көрәшергә чыкты.

Җинүчеләр һәм призлы урында калган көрәшчеләр
Ир-атлар арасында
50 кг: 1. Хуснутдинов Риназ (Казан) 2.Тартыгашев Айдар (Казан) 3. Миннихузин Руслан (Зәй) һәм Набиуллин Ильдус (Мамадыш).
55 кг: 1. Шакуров Данис (Мамадыш) 2. Васильев Владислав (Мамадыш) 3.Муллахметов Ришат (Мамадыш) һәм Аббасов Интигам (Казан).
60 кг: 1. Гатиятуллин Айнур (Мамадыш) 2. Сулейманов Габдежалил (Алексеевск) 3. Савин Юрий (Казан) һәм Гайнуллин Ильдар (Мамадыш).
66 кг: 1. Горохов Максим (Мамадыш) 2. Султанов Ширхан (Казань) 3. Назмиев Владимир (Мамадыш) һәм Насруллаев Абдулла (Казан).
74 кг: 1. Лапшов Евгений (Түбән Кама) 2. Гусамов Руслан (Биектау) 3. Куликов Алексей (Түбән Кама) һәм Закаев Шамиль (Казань)
84 кг: 1. Гавриличев Павел (Казан) 2. Костромин Эдуард (Казан) 3. Данильчев Максим (Казан) һәм Воробьёв Александр (Мамадыш)
96 кг: 1. Шарафетдинов Айдар (Мамадыш) 2. Ахмедов Евгений (Түбән Кама) 3. Хамидуллин Рамиль (Түбән Кама) һәм Мясников Михаил (Яр Чаллы)
120 кг: 1. Кафланов Максим (Олимпия резервы училищесы) 2. Филатов Евгений (Мамадыш) 3. Бабушкин Александр (Мамадыш) и Павленко Алексей (СД-12)

Хатын-кызлар арасында
48 кг: 1. Урамова Диана (Зай) 2. Мрасова Алия (Казан) 3. Мокшина Елена (Алабуга) һәм Хуснутдинова Гузәл (Мамадыш)
51 кг: 1. Исламова Лилия (Түбән Кама) 2. Шакурова Альбина (Мамадыш) 3. Павлова Марина (Түбән Кама)
55 кг: 1. Альмеева Лиана (Казань, Вахитовское ДЮСШ) 2. Колесник Анжелика (Түбән Кама) 3. Джурава Гульбахар (Түбән Кама)
59 кг: 1. Чинкина Дахия (Казан, Вахитовское ДЮСШ) 2. Шайхутдинова Земфира (Казан) 3. Федорова Ангелина (Зәй)
63 кг: 1.Хадиуллина Эндже (Мамадыш) 2. Мухаметханова Алина (Мамадыш) 3. Липатова Светлана (Казан, Вахитовское ДЮСШ)
67 кг: 1. Хабибуллина Гөлия (Мамадыш) 2. Юнусова Эльмира (Зәй – Әлмәт) 3. Хаммадиева Айгөл (Түбән Кама)
72 кг: 1. Бусова Екатерина (Зәй –Тәтеш) 2. Хамитова Равиля (Әлмәт) 3. Львова Алина (Мамадыш)
Команда беренчелеге:
1.Мамадыш 2. Казан 3. Түбән Кама.

Рәзил Кашапов

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: