Нинди сайт соң бу?

"Татар яшьләре монда туслана!" - бу безнең девиз дип кабул итсәгез дә буладыр!
Чынлап та татар яшьләре бездә туслана! Аудиториябез – яшьләр.

“Гигант” радиолар белән чагыштырганда, үз өстенлегебез дә бар. Аерым бер шаблон буенча эшләмибез, гомумән, яшьләрчә эш тотабыз. Аерым чикләүләр дә юк, мәсәлән, радиода һәркем алып баручы була ала. Эфирга ятышлы тавыш, тон, һәм бер кесә креатив идеяләре генә булсын. Яшьләр радиосы!

Бу сайтны радио сайты дип кенә кабул итмәсәгез инде. Монда барсы да бар. Иң шәп, татар яшьләрен кызыксындарган яңалыклардан алып, татар яшьләре тормышларын кадәр яктыртып барабыз. Аннан безнең төп максат – яшьләргә аралашыр, дуслашыр өчен мөмкинлек тудыру. Ә сайт белән радио бергәлектә бу эшне яхшы башкара.

Сайтыбыз күргәнегезчә яңа стильдә, блоглар белән эшләнгән. Монда татар телендәге сайтлар, үз блогларын булдыралар һәм без ул сайтларда булган, яшьләрне кызыксындырган язмаларны үз сайтыбызда яктыртып барачакбыз. Бездә инде Dj Shәkert - "Кызган таба", Йолдызлар, эстрада... (аля БУЛМАС.РУ), Афиша (концерт, кино, дискәтүк, башка чаралар), Fiker.ru – фикерләүчеләр сайты! шикелле блоглар урнаштырылды. Шулай ук belem.ru һәм Matbugat.ru - Татар матбугаты!да урын алды безнең сайтыбызда.

Әйтеп үтәсем килә, яшьләргә кагылган барлык блогларда була ала монда. Шуны раслап, Сатам.ру - Доска бесплатных объявлений! блогы белән Эпицентр - Интернет Кибет! блогы да үз урыннарын алдылар.