Кызларыбыз көрәшне сайлый!

Хәзерге ишек алдында 21 гасыр. Нәкъ менә бу вакытта ирекле көрәш нәфис шәхесләр арасында популярлык җыя. Ә бу вакытта көчле куыш волейбол, хоккей һәм футбол белән кызыксынганнар. Көрәш каты көч таләп итсә дә, безнең кызлар көчләләрдән булырга омтылганнар. Әлбәттә, бу күренеш гади. Менә үткән Татарстан беренчелегендә 25 кыз исәпләнде. Бар катнашушыларга күз салсак, бу сан 23 % тәшкил итә. Шул исәптән безнең татар кызлары Дагенстан кызларына караганда алгарак китте! Ә киләчәктә бу сан үсеп китәргә дә мөмкин. Менә өч ел элек, 6-8 яшьлек кызларның бәрелешләрен күрергә туры килде! Димәк, тиз арада, ләкин киләчәктә Татарстаннан Олимпия чемпионкасын күрергә ирешербез. Бу вакытны көтәсе генә бар. Без ышана гына алабыз!
Рәзил Кашапов
-
razil,
- 25 января 2012, 22:34
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Хөрмәт итеп алдылар

21-22 декабрь көнне Мамадыш шәҺәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Мамадышның инде республика ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Быелгы ярыш бик тә үзенчәлекле булды, чөнки бу бәйгене физкультура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәтчесенең, шулай ук, отличнигы Имамиев Илфат Кыямовичның 65 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышлар гадәттәгечә олимпия системасы буенча үткәрелде. Беренче көнне үлчәнү чаралары үтте, ә инде икенче көнне иң көчлеләрне ачыкладылар. Шул бер көн эчендә 15 үлчәү авырлыгында ике келәмдә көчләрен сынап җиңүчеләрне һәм призлы урында калган көрәшчеләрне ачыкладылар. Бу беренчелек сенсацияләргә дә бик бай булды, җинелүчеләр арасында җир җимертеп көрәшкән Светлана Липатова калган, тиешенчә яңа чемпионнар килеп чыкты. Танылган шәхесләрдән ул бе үзе булмады, аңардан башка чит илләрдә танылган спорт остазы, Ауропа чемпионкасы Исламова Лилия күренде һәм югары дәрәдә көрәшеп Түбән Камалар өчен 51 кг авырлыгында беренчелекне яулады. Сенсациядән башка, егылып китәрлек яңалык ишетәсе булды. Ярыштан соң икенче көнне Хадиуллина Эндҗе кияүгә чыгасы иде, ләкин шуңа карамастан биш сантиметрлы тырнак белән дә көрәшергә чыкты.
Тулысы белән укырга →
-
razil,
- 25 января 2012, 22:16
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Мөнир Рахмаев: “Мине пеләш дип уйлаучылар да булды”

Кызларның яраткан җырчысы Мөнир Рахмаев КФУның журналистика бүлегендә укучы студентларның дәресендә кунак булып китте. Аралашкан вакытта гадилеге, ачык булуы, үзен ничек бар–шулай тотуы књплђребезнећ күңеленђ хуш килде. Дәрестә яңгыраган сорауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 24 января 2012, 16:33
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Студентка акча гел җитми
Авылдан әти-әниең кесәңә тыгып җибәргән акча күп вакыт теләгән җиргә барып, теләгәнеңне ашап кайтырга мөмкинлек бирми. Ә яшь чакта күңел дә ачасы, клубларга да йөрисе, күз төшкән киемне алып киясе дә килә. Кайбер әти-әниләр “укуыңа зыян китерәсең, булганына канәгать булып яшә”, дип балаларына эшләргә рөхсәт итми. Шулай да күпләр аларның сүзләренә каршы төшеп булса да эшкә урнаша, ә кемнәрдер газизләрен борчымас өчен, гомумән, бу турыда әйтеп тормый.
Студент тормышы гел маҗаралардан тора инде ул. Әти-әнисенә әйтми генә эшкә кергән танышларым нинди кызыклы, йә булмаса кызганыч хәлләргә юлыктылар икән?
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 11 января 2012, 15:33
- Прокомментировать
- рейтинг: +1
Җырлап кына яшисе килә!

Әлфинә Әзһәмова сәхнәдә үзен матур, тәртипле итеп тота белүче җырыларның берсе. Үзенчәлекле тавыш иясе, тиз арада Һинд кызы образына керергә сәләтле ханымны күпләр ярата бездә. Киенүе генә түгел, үз – үзен тотышы, кыяфәте дә Һинд кызларын хәтерләтә. Хәтта ике каш арасындагы миңе дә үзенеке аның! Җырчының популярлыгы, аның халык мәхәббәтен яулавыннан тора, диләр. Әлфинә дә халык арасында бик популяр. Аның җырларын бик яраталар бездә. Концертлары да көтелеп алына. Концерт дигәннән… 3 февраль көнне Әлфинә Әзһәмова Казан тамашачысына өр – яңа концерт программасы әзерли. Уникс концертлар залында узачак бу кичәдә тамашачыга җырчының яңа альбомында урын алган җырларны ишетү мөмкинлеге дә туачак. Кыска гына вакыт эчендә үзенчәлекле тавышы, тыйнаклыгы, затлылыгы, фикер төрлелеге белән халык мәхәббәтен яулады Әлфинә. Моның сере нидә икән?
Тулысы белән укырга →
Тәрҗемә
«Пацаны вообще ребята!!!»
Бу сүз тезмәсенең тәрҗемәсе болай була мени:
Малайлар гомумән егетләр????
Бу сүз тезмәсенең тәрҗемәсе болай була мени:
Малайлар гомумән егетләр????
Срочный хэбэр!!!
Нинди матур Январь айлары! Мин паркта утырам. Матур итеп кар ява!
Алдымнан бер пар үтеп бара. Үзләре көлә, елмая. Сокланып кына карыйсы килә! Берзаман кыз бер мусор ташлый. Мин аптырап калдым! Ничек инде ул шулай эшли алгандыр? Ярар, кар явыр бу мусор күренмәс! Ә яз җиткэч нәрсә була? Бөтен шакшылыклар чыга!!! Бу безнең тәрбиясезлекне күрсәтә.
Үзебезнең шәһәребезне чиста күрәсебез киләме?
Сезнең җавабыгыз миңа билгеле дип уйлыйм!
Алдымнан бер пар үтеп бара. Үзләре көлә, елмая. Сокланып кына карыйсы килә! Берзаман кыз бер мусор ташлый. Мин аптырап калдым! Ничек инде ул шулай эшли алгандыр? Ярар, кар явыр бу мусор күренмәс! Ә яз җиткэч нәрсә була? Бөтен шакшылыклар чыга!!! Бу безнең тәрбиясезлекне күрсәтә.
Үзебезнең шәһәребезне чиста күрәсебез киләме?
Сезнең җавабыгыз миңа билгеле дип уйлыйм!
-
Tatar21,
- 07 января 2012, 22:35
- Прокомментировать
- рейтинг: +3
Яңа 2012 ел белән!!!
YESHLER.RU һәм Яшьләр интернет радиосы барыгызны да яңа ел белән котлый. Барыгызга да тынычлык, сабырлык, бәхет һәм саләмәтлек тели! Киләчәк 2012 елда да уңышлар гына юлдаш булсын сезгә!
-
admin,
- 31 декабря 2011, 15:20
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Лучшие!
Вот, без лукавства скажу — НАШИ ТАТАРОЧКИ САМЫЕ КРАСИВЫЕ, МИЛЫЕ, ОЧАРОВАТЕЛЬНЫЕ ПРЕДСТАВИТЕЛЬНИЦЫ ПРЕКРАСНОЙ ПОЛОВИНЫ ЧЕЛОВЕЧЕСТВА!!!
-
MATURina,
- 30 декабря 2011, 22:53
- Прокомментировать
- рейтинг: +2