Поиск по тегу
Шәһәр автобуслары «сер»ләрен ача...

Моннан нәкъ ике атна элек башкалабызның транспорт комитетына шәһәрнең пассажир транспорты эшчәнлеге турында сорашып, хат юллаган идек. Ниһаять, алардан җавап та килеп иреште. Соң булса да уң булсын дип, андагы мәгълүматны укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 20 февраля 2012, 12:27
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Ульян йолдызы Рамил Әйметдинов: “Күбрәк татарча җырларга яратам”

Халыкара һәм Рәсәй бәйгеләренең җиңүчесе, 2009 елны “Минута славы”да катнашучы, Ульян егете, Идел буе төбәге җырлаучылары арасында яхшыларның яхшысы Рамил Әйметдинов“Татар заманы”нда кунакта.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 18 февраля 2012, 18:36
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Алия Шәрәфетдинова: “Мәхәббәт темасы – минеке"

Алия Шәрәфетдинова белән спортзалда очраштым. Ул монда еш килә икән.
Бу чибәр, яшь кыз бөтен әйбергә дә җитешә. Мәсәлән, шушы көннәрдә Алия үзенең өр-яңа “Сагалама мине үткәннән” җырына клип төшергән икән. Яңа костюмнар тектерә, җырлар яздыра. Шул ук вакытта укый да, спорт белән дә шөгельләнә һәм хатын-кыз буларак үзенең кыяфәтен даими күзәтеп тора. Аның өлгерлегенең сере, иҗади яңалыклары, укуы турында җырчының үзеннән сорашыйк.
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 09 февраля 2012, 09:03
- Прокомментировать
- это интересно | не интересно
Мөнир Рахмаев: “Мине пеләш дип уйлаучылар да булды”

Кызларның яраткан җырчысы Мөнир Рахмаев КФУның журналистика бүлегендә укучы студентларның дәресендә кунак булып китте. Аралашкан вакытта гадилеге, ачык булуы, үзен ничек бар–шулай тотуы књплђребезнећ күңеленђ хуш килде. Дәрестә яңгыраган сорауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 24 января 2012, 16:33
- Прокомментировать
- рейтинг: +1
Данир Сабиров - пародия остасы

Белешмә:
Туган көне: 1987 ел, 1 февраль.
Туган ягы: Азнакай районы.
Үзендәге иң яхшы сыйфат: аралашучан, гади. Эчендәгесе–тышында.
Казанда яраткан урыны: Туган ягы Азнакайга таба чыгып китү юлы.
Пародияче Данирны беренче тапкыр Ринат Мөслимовның иҗат кичәсендә күрдем. Сәхнәгә елмаеп килеп чыгуы булды, залда рәхәт бер дулкын йөгереп узды. Барысын да авызына каратып тота белә ул. Айдар Галимов белән Салават Фәтхетдиновка пародиясеннән бөтен зал шаркылап көлде. “Менә ичмасам талант бу егеттә!”, дип уйлап куйган идем шунда эчемнән генә.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 17 января 2012, 13:02
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Җырлап кына яшисе килә!

Әлфинә Әзһәмова сәхнәдә үзен матур, тәртипле итеп тота белүче җырыларның берсе. Үзенчәлекле тавыш иясе, тиз арада Һинд кызы образына керергә сәләтле ханымны күпләр ярата бездә. Киенүе генә түгел, үз – үзен тотышы, кыяфәте дә Һинд кызларын хәтерләтә. Хәтта ике каш арасындагы миңе дә үзенеке аның! Җырчының популярлыгы, аның халык мәхәббәтен яулавыннан тора, диләр. Әлфинә дә халык арасында бик популяр. Аның җырларын бик яраталар бездә. Концертлары да көтелеп алына. Концерт дигәннән… 3 февраль көнне Әлфинә Әзһәмова Казан тамашачысына өр – яңа концерт программасы әзерли. Уникс концертлар залында узачак бу кичәдә тамашачыга җырчының яңа альбомында урын алган җырларны ишетү мөмкинлеге дә туачак. Кыска гына вакыт эчендә үзенчәлекле тавышы, тыйнаклыгы, затлылыгы, фикер төрлелеге белән халык мәхәббәтен яулады Әлфинә. Моның сере нидә икән?
Тулысы белән укырга →
Раил Өметбаев: “Бөтен кеше дә укытучы була алмый!”

“Хәерле иртә” тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаевның исеме күпләргә таныш. 27 яшен түгәрәкләп килгән Раил куйган максатларыy, хыяллары өчен көрәшә, үзе ассызыклап узганча, туган иленә хезмәт итә ул.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 08 января 2012, 23:56
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Илназ Гарипов: “Революция көтәм!”

“Югары нәтиҗәләргә ирешим дисәң, бер урында тормаска, хәрәкәтчән булырга кирәк” – ди ул. Сихри тавышлы, ягымлы, баскан җиреннән ут чыгарырга сәләтле булган Илназ Гариповны белмәүчеләр сирәктер. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә. Хәзерге вакытта Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтында юристлыкка укый.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 07 января 2012, 20:34
- Прокомментировать
- рейтинг: +2
Фәнис Яруллин: “Минимум йөз кызга гашыйк булганмындыр”

Фәнис Яруллин вафатына санаулы көннәр калыр алдыннан «Акчарлак» гәҗите журналисты Нәзилә Хуҗина аның өендә кунакта булып кайткан. Әлеге әңгәмәне тулысынча сезнең хозурыгызга тапшырабыз. Ошбу сөйдәшүдә Фәнис абый үзенең балачагын, беренче мәхәббәтен искә төшерә. Иҗат юлы турында сөйли, үзен бик гашыйк булучан кеше икәнен аңлатып үтә. Фәнис аганың урыны оҗмахта булсын!
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 11 декабря 2011, 13:43
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Исмаил: «Безгә урыс җыры үрнәк була алмый»

Рок музыкант Альберт Исмаил 14 декабрьдә Корстан күңел ачу үзәгенең Rockabilly клубында яңа концертын тәкъдим итәчәк. Милли патриотик рухта җырлаучы, соңгы елларда үзе иҗат итеп, фәлсәфи җырлар башкаручы, ә кайчандыр бөтенләй татар телен белмәгән Альберт белән шул уңайдан әңгәмә кордык.
Тулысы белән укырга →
-
barmak,
- 10 декабря 2011, 12:52
- Прокомментировать
- рейтинг: 0